Нурлат муниципаль районында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 16 сентябрендә «Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУ 16-17 яшьлек яшүсмерләр белән «Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде, атап әйткәндә, куркынычсызлык техникасын һәм әлеге техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү турында сүз барды. Укучылар шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы вакыйгалар статистикасы белән дә таныштылар.

Студентларга теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук инспектор кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирде.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International