Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә балаларның имгәнүен булдырмау максатыннан, агымдагы елның 16 сентябрендә Базарлы Матак гимназиясендә «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. 5-7 сыйныф укучылары республикада югарыда аталган транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар. Аларга квадроцикллар һәм баггиларның юлсыз урыннардан йөрү өчен һәм югары куркынычлы техника булуы турында аңлатылды. Алар белән А1, А2 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, аны теркәү һәм техник карау уздыру турында таныклык, ОСАГО полисы булганда гына идарә итәргә мөмкин. Шулай ук теге яисә бу хокук бозулар өчен кулланыла торган җәзалар турында да аңлатылды. Ахырда кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.