Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Моточаралар югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы объект булып тора, аларны эксплуатацияләү еш кына кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта 2025 елның 16 сентябрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров тарафыннан үткәрелгән «Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресендә сөйләделәр.

Студентлар идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, әлеге чараларны куллану кагыйдәләре, үзең белән булырга тиешле документлар белән таныштылар. Шулай ук гамәлдәге кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык турында да аңлатылды һәм булган сораулар буенча мәгълүмат бирелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International