Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Мототранспорт чаралары белән балалар арасында имгәнү очраклары ешаю сәбәпле,  Биектауның бертуган Максудилар исемендәге 5нче мәктәбендә «Мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Укучылар кар машиналары, квадроцикллар, багги кебек чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, шулай ук барлык каралган саклык чараларын һәм саклану чараларын үтәү белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Айрат Хаҗиәхмәтов эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен янаган җәза чаралары турында сөйләде. Татарстан Республикасы буенча әлеге мототранспорт чаралары катнашында соңгы елларда булган хәлләр статистикасы китерелде. Теге яисә бу хокук бозулар кылган өчен кулланыла торган җәза чаралары турында аңлатылды. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде. 

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International