2025 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тракторларның һәм башка үзйөрешле техниканың техник торышын тикшерде, шулай ук теркәү кагыйдәләренең үтәлешен, әлеге транспорт чараларына карата техник карауның уздырылуы һәм аларны Баулы шәһәре - Поповка авылы автомобиль юлында йөртү мөмкинлеге булу-булмавын тикшерде. Рейд барышында 7 үзйөрешле машина тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча 1 административ материал төзелде.
Машина йөртүчеләр белән техникадан имин файдалану, шулай ук юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.