Минзәлә районы авыл җирлекләрендә «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресләре кысаларында һәм мототранспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләрдә балаларның җәрәхәтләнү һәм үлү саны арту фонында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлеге вәкиле белән берлектә, районның авыл мәктәпләрендә «Куркынычсызлык дәресләре»н оештырды һәм үткәрде. Әңгәмә барышында мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча фикер алышынды һәм авыл балаларының «авылда ярый инде» кебек ялгыш фикерләренә нокта куелды. Әмма күп кенә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр һәм куелган сорауларга дөрес җавап бирделәр.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.