Уңайсыз һава шартлары аркасында кырларда урып-җыю кампаниясе озакка сузылды. Дымлылык югары булганда кыр эшләрен башкарганда салам селкү валларын, рәшәткәләрне даими чистартуга аерым игътибар бирергә кирәк. Шулай ук электр җиһазларының төзеклегенә игътибарны арттыруны һәм күчеп йөргәндә имин хәрәкәт итүне тәэмин итүгә контрольне көчәйтү дә таләп ителә.
Агымдагы елның 9-10 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшереп тору буенча рейдлар оештырылды. «Башак» ҖЧҖ, «Шайчурино» ЯАҖ һәм «Әнәк АФ» ҖЧҖ хуҗалыкларында 15 комбайн карап чыгылды. Техниканы эксплуатацияләүдә хокук бозулар булмады. Механизаторлар белән өстәмә профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.