КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ДӘРЕСЕ

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Мототранспорт чаралары катнашында балалар травматизмы очраклары ешаю сәбәпле, 2025 елның 8 сентябрендә «Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ оешмасында «Мототранспорт чаралары белән имин идарә итү»  темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда 16-17 яшьлек студентлар һәм укучылар катнашты. Теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International