2025 елның 9 сентябрендә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан 15 студент катнашында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Республикада квадроцикл кебек транспорт чаралары катнашында балаларның имгәнү очраклары ешайды. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең нәтиҗәләре һәм әлеге техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирергә кирәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.