2025 елның 4 сентябрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 12 берәмлек техника тикшерелде. Рейд вакытында техниканың дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау уздыру турындагы таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү билгеләре булу-булмавы һәм аларны дөрес урынга беркетү очраклары тикшерелә.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.