Кукмара муниципаль районында, үзйөрешле техниканы куллану процессында хокук бозуларны чикләү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге башлыгы А.Н. Гыймазов белән уртак профилактик рейд оештырылды.
Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуга аерым игътибар бирелде.
Күчмә рейдлар вакытында 10нан артык үзйөрешле машина һәм тагылма каралды. Җитешсезлекләргә юл куйган затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 3 карар чыгарылды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.