Расланган техник карау графигы нигезендә, 2025 елның 4 сентябрендә Ютазы муниципаль районының «Девон-Сервис» ҖЧҖ, вәкил белән берлектә, үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде. Техник карауга 43 берәмлек техника китерелде. Чара барышында техниканың техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, кире чигенүгә каршы терәкләр, саклагыч трослар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән тәэмин ителеше тикшерелде.
Техник тикшерү йомгаклары буенча үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүгә куела торган таләпләрне төрлечә бозган өчен: тышкы яктылык приборларының төзек булмавы, кире чигенүгә каршы терәкләрнең булмавы һәм башкалар өчен 4 акт төзелде.
Калган техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.