2025 елның 18 июлендә «Август Тюлячи» ҖЧҖендә ашлык җыю комбайннарына еллык техник карау уздырылды. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 11 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларның эксплуатация вакытында куркынычсызлык таләпләренә туры килүе тикшерелде.
Комбайннарны комплектлауга аерым игътибар бирелде. Барлык комбайннар – янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр, көрәкләр, комлы тартма, күн һ.б. кирәк-яраклар), комбайнчылар – махсус киемнәр, яктылыкны кире кайтаручы жилетлар, шулай ук медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.