2025 елның 17 июлендә, расланган график нигезендә, Афзалов М.Р. КФХ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына һәм үзйөрешле чапкычларга еллык техник карау уздырылды. Еллык техник карау өчен 4 бер. техника тәкъдим ителде.
2025 елның 18 июлендә «Родные края — Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖендә ашлык җыю комбайннарына һәм үзйөрешле чапкычларга еллык техник карау уздырылды. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 16 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.