2025 елның 16 июлендә «Апас аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» һөнәре буенча 217Т уку төркемендә BCDEF категорияләре буенча имтихан уздырдылар. Барлыгы 29 кеше гариза биргән иде, имтиханга 26 кеше килде, имтиханны уңышлы тапшырган кешеләр саны – 22. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 14 көннән соң булачак.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.