2025 елның 16 июлендә Мөслим муниципаль районында «Мөслим политехник техникумы» трактодромында «Иң яхшы дәүләт инженер-инспекторы» конкурсы узды. Конкурска республиканың 12 районыннан инженер-инспекторлар чакырылган иде. Конкурс комиссиясе биремнәрнең үтәлешен тикшереп торды, катнашучының эш-гамәлләрен күзәтте, кәгазьдә хаталарны теркәде, имтихан бирүче җыйган штраф балларын бергә кушты һәм конкурсның һәр биреме үтәлешенә бәя бирде. Конкурс түбәндәге биремнәр буенча үткәрелде:
1 нче бирем. Двигательне эшләтеп җибәрү.
2 нче бирем. Елан.
3 нче бирем. Күтәрелгәндә туктау һәм кузгалу.
4 нче бирем. Борылыш.
5 нче бирем. Үзйөрешле машинаны арткы йөрештә бокска кую.
6 нчы бирем. Бирелгән линиядә тизлек алу-тукталу.
Бәйгедән соң инженер-инспекторлар мемориаль комплекста Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, Мөслим авылының истәлекле урыннары белән таныштылар.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.