Шушы көннәрдә Лениногорск районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыюга әзерлек буенча конкурс узды. Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илнур Галимов, районның Россельхозцентр һәм авыл хуҗалыгы идарәсе бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләреннән торган комиссия хуҗалыкларның ашлык җыю кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.
Быел район кырларына 61 комбайн иген урып-җыюга чыгачак. Бөртекле һәм кузаклы культуралар – 30,1 мең га, майлы культураларны 18,9 мең га мәйданда җыеп аласы бар. 1 комбайнга йөкләнеш 803 гектар тәшкил итә. Шуннан чыгып, комиссия эшләгән вакытта комбайннарның техник торышына, югалтуларга юл куймау максатыннан аларны герметизацияләүгә аерым игътибар бирелде, комбайннарга техник ярдәм күрсәтүне оештыруны тикшерделәр. Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме аптечкалары белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирелде, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Урып-җыю чорында кырларда күчмә ремонт бригадалары эшләячәк, алар кирәкле җиһазлар һәм запас частьләр белән тәэмин ителәчәк, махсус автомобильләр һәм транспорт чаралары янгын сүндерү өчен сулы савытлар белән тәэмин ителәчәк.
Комиссия «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ һәм И.М.Ганиев КФХ урып-җыюга әзерлеген югары бәяләде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.