Теркәлгән квадроциклларда (кар сазлыкларында) йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Квадроцикл – үзйөрешле машиналар исәбенә кертелгән транспорт чарасы, шуңа күрә аның хуҗалары мондый техниканы эксплуатацияләү буенча законнарны һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Шуны истә тотарга кирәк, мотор чарасын йөртүченең гамәлләренә шәхси куркынычсызлык кына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрнең дә куркынычсызлыгы бәйле. Кар машиналарын, мотовездеходларны, башка үзйөрешле машиналар кебек үк, дәүләт техника күзәтчелеге органнарында теркиләр. Яңа сатып алынган мототранспорт чараларының, кар машиналарының хуҗалары техниканы сатып алганнан соң 10 көн эчендә аларны теркәтергә тиеш.
Ел башыннан Татарстан Республикасында 600 артык кар машинасы һәм мототранспорт чарасы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, теркәлмәгән кар машиналарын эксплуатацияләү тыела һәм билгеле бер нәтиҗәләргә китерә.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.