2025 елның 14 июлендә Казан шәһәре, Мамадыш тракты, 55 йорт адресы буенча урнашкан «Газпром Трансгаз Казан»да үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 берәмлек техника файдалануга тапшырылды һәм техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.