2025 елның 9 июлендә «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖендә АІ, AII, В, С, D, Е, F категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Имтиханны Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов, Әтнә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров белән берлектә кабул иттеләр.
Заявка биргән 50 кешенең 45е имтиханны уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.