Агымдагы елның 9 июлендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында кабат квалификация имтиханы булды. Имтихан тапшыруда моңа кадәр имтиханны уңышлы тапшыра алмаган 15 дәгъвачы катнашты. 8 кеше имтиханның барлык этапларын да уңышлы үтте. Имтиханның теоретик өлеше махсус компьютерлар белән җиһазландырылган кабинетта узды. Теорияне тапшыру процессы «Гостехнадзор Экзамен» АСК куллану юлы белән гамәлгә ашырылды. Аннары махсус җиһазландырылган трактородромда конкурсантлар укулар барышында үзләштерелгән тиешле категориядәге үзйөрешле техника белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Имтихан тәмамланганнан соң, традицион рәвештә зур булмаган киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле алга таба эш итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук гаризалар биргәндә Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланырга киңәш ителде. Бу юлы да имтиханны тапшыра алмаган 7 катнашучы өчен «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ тагын бер кабат имтихан үткәрүне оештыра, ләкин 7 көннән дә иртәрәк түгел.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.