Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының АСК хуҗалыкларында комбайннарны тикшерү

2025 елның 8 июле, сишәмбе

2025 елның 4 июлендә Нурлат муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс үткәрү турында» 2025 елның 20 июнендәге 48/2-пр номерлы боерыгы нигезендә, конкурс комиссиясе эшләде, аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.А. Садыйков җитәкләде. Комиссия составына шулай ук Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.М. Шәрәфетдинов, Нурлат шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Д.Ю. Кудряшов, Нурлат районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде. Тикшерү барышында комбайннарның әзерлегенә, ремонтның сыйфатына, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыю эшләрендә эшләүче эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләрне җиткерделәр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны «Нурлат-агро» ҖЧҖ, 2 урынны «Агрофирма 15» ҖЧҖ һәм 3 урынны «Нурлат-сөте» ҖЧҖ алды.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International