«Центрегионводхоз» ФДБВУ техник карау уздырылды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

2025 елның 4 июлендә «Центрегионводхоз» ФДБВУ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 16 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча 16 берәмлек техника файдалануга кертелде һәм шул кадәр үк күләмдә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде.

 

Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International