Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында имтихан булып узды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Бу елның 4 һәм 5 июлендә Габдулла Тукай  исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында B,C,D,F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Исемлеккә кертелгән 45 студентның 27се төрле категорияләр буенча теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырды.

Кабат имтиханнар җиде көн узгач билгеләнәчәк.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International