Балтач муниципаль районында конкурс узды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Балтач муниципаль районында районның агросәнәгать комплексы оешмаларының ашлык җыю комбайны, транспорт чаралары һәм ашлык агымы җиһазлары паркын 2025 елгы ашлык культуралары уңышын җыюга вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү максатыннан конкурс узды.

Ашлык җыю техникасының хуҗалыклар арасында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын үткәрү кысаларында Балтач районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты белгече, әйдәп баручы белгеч И.Ф.Шәрәфиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм консультантлары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы составында конкурс комиссиясе эшләде.

Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, аларның техник торышын, шулай ук теркәү документларының, тиешле категориядәге таныклыкларның булуын, дару кирәк-яракларының һәм янгынга каршы чаралар белән комплектлануны, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәүне, ремонтлау һәм янгын сүндерү машиналарының булуын тикшерде, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеге һәм торышы каралды.  Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә һәм оештыру-техник характердагы, предприятиедә куркынычсыз хезмәт шартлары булдыруга юнәлдерелгән,  ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә җитештерү травматизмын киметергә яки булдырмаска мөмкинлек бирә торган чаралар комплексына аерым басым ясалды.  Ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча йөртү мәсьәләләре каралды. Шулай ук барлык ашлык җыю комбайнына герметиклык һәм ашлык югалту фактын билгеләү өчен дә тикшерү үткәрделәр.    Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2025 елгы уңышны җыюга югары әзерлеген билгеләп үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кызыл юл» АХҖК алды, икенче урында –  «Татарстан» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Кама» АХҖК.

 

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International