Агымдагы елның 4 июлендә Теләче муниципаль районында АСК оешмалары арасында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге башлыгы И.Р.Баев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Х.Низаметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм район агрофирмасы белгечләреннән торган комиссия, «Комбайннар парады»н үткәреп, урып-җыю техникасының һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларының әзерлеген бәяләделәр.
Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документларының, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыкларының булуына, аптечкаларның, янгын сүндерү чараларының булуына аерым игътибар бирелде. Шулай ук ашлык югалту фактын ачыклау өчен сайланма суктыру да уздырылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде һәм беренче урынны «Август Тюлячи» ҖЧҖ һәм «Алан» АҖ бирделәр (69 балл), икенче урында – «Игенче» ҖЧҖ (68 балл) һәм өченче урында – «Агролак» ҖЧҖ (67 балл).
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.