Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында урып-җыю техникасын кабул итү

2025 елның 4 июле, җомга

Агымдагы елның 4 июлендә Биектау муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инновацион юнәлешләрне кертү, үсемлекләрне химияләштерү һәм яклау секторының әйдәүче киңәшчесе А.Ф.Мамедов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.З.Кәримов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов катнашындагы комиссия әгъзалары районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

Комиссия әгъзалары ашлык җыю техникасын карадылар, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен өйрәнделәр. Предприятие белгечләренең һәм хезмәткәрләренең урып-җыюга әзерлек буенча башкарган эшләренә бәя бирелде. Комиссия техниканың урып-җыюга яхшы әзерләнүен билгеләп үтте.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International