Әтнә муниципаль районында ашлык җыю техникасын кабул итү

2025 елның 4 июле, җомга

Агымдагы елның 3 июлендә Әтнә муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкчелегендәге комиссия районның ашлык җыю комплексының алдагы урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Һава шартлары үсемлекләрнең яхшы үсүенә һәм масса туплануына китергән, бу исә югары йөкләнешкә, техниканың еш ватылуына, урып-җыю вакытының озайтылуына китерергә мөмкин.       Шулай ук АСК техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәү дә өстәмә кыенлыклар тудыра. Боларның барысы да район хуҗалыкларын йөреп чыкканда ассызыкланды.

         Комиссия техниканың урып-җыюга яхшы әзерләнүен билгеләп үтте. Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар белән Фәйзи Галиев исемендәге, «Кушар», Ленин исемендәге нәселле завод АХҖК хуҗалыклары билгеләп үтелде.

 

         Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International