Агымдагы елның 3 июлендә, АСК хуҗалыклары арасында бөртек җыю техникасының әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын үткәрү кысаларында, Буа районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Д.А. Яшин җитәкчелегендәге комиссия эшләде.
Конкурс комиссиясе составында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Е.Г.Разбитнов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе ягыннан механизация буенча консультант А.В.Раимов һәм игенчелек буенча консультант В.Н.Андреев катнаштылар. Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең булачак уңышны кабул итәргә әзер булган бөртекле токларын карады.
Моннан тыш, конкурс барышында комиссия ашлык җыеп алынган мәйданнарны эшкәртү һәм хуҗалыкларда булган МТП егәрлекләренә дә игътибар итте.
Җыелган баллар нәтиҗәсендә лидер итеп «Авангард» ҖЧҖ (68 балл) танылды, икенче урында – «Заря» ҖЧҖнең «Әлши» бүлекчәсе коллективы (67 балл), өченче урынны «Ембулатово» АХҖК (70 мөмкин булган баллдан 66 балл) алды. Уздырылган конкурс йомгаклары буенча тиешле беркетмә төзелде.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.