2025 елның 3 июлендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2025 елда урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 20.06.2025 ел, №148/2-пр боерыгы нигезендә Мөслим муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыюга әзерлек буенча конкурс үткәрелде. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.И.Зиннуров, Мөслим районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.И.Кирамов җитәкчелегендәге эшче комиссия хуҗалыкларны карап чыктылар һәм Исламов И.З. КФХ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Родные края — Туган як» а/ф» ҖЧҖ булдылар.
Чара барышында ашлык җыю техникасы каралды, хезмәтне саклау һәм урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өйрәнелде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Август-Мөслим» ҖЧҖ алды, 2 нче урынны Исламов И.З. КФХ һәм 3 нче урынны «Родные края-Туган як» а/ф» ҖЧҖ алды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.