2025 елның 2 июлендә район башлыгы Кәримов Р.Г., «Агросила» АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Шәрипов А.Н., «Агросила-Логистика» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Зарипов Л.Ш., Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Нәфыйков Р.К., авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре составындагы комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерделәр.
4 мәйданчыкта кабул итү уздырылды: «Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ.
Ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк.
Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Зәй» агрофирмасы ҖЧҖ алды. Икенче урында – «Зәй шикәре» агрофирмасы ҖЧҖ, өченче урында – «Восток» агрофирмасы ҖЧҖ.
Рәйхат Нәфыйков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.