Татарстан Республикасының Зеленодольск һәм Югары Ослан муниципаль районнарында АСК оешмалары арасында 2025 елга урып-җыюга әзерлек буенча урып-җыю техникасы кабул ителде. Бәяләү комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш. Борһанов җитәкчелегендә эшләде.
Чара барышында ашлык җыю техникасы каралды, хезмәтне саклау һәм урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өйрәнелде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия һәр районда авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде.