Алексеевск муниципаль районында мәчет каршындагы балалар лагеренда юл хәрәкәте иминлеге дәресләре узды

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Профилактика эшләре кысаларында Дәүләт автоинспекциясе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, юл хәрәкәте иминлеге хезмәте хезмәткәрләре җирле мәчет каршында оештырылган балалар лагеренда булдылар. Яшь мөселманнар өчен чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Р.И.Шакиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков, «ЮХИ» ДБУ Чистай профилактика бүлекчәсе башлыгы С.В.Рясова, шулай ук район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе вәкилләре җитәкчелегендә узды. Визитның төп максаты балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү булды. Балаларга үтемле һәм мавыктыргыч формада юлны дөрес үтү, ни өчен яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында файдаланырга кирәклеге һәм транспорт янында игътибарлы булырга кирәклеге турында аңлаттылар. Файдалы һәм танып белү чарасы ахырында һәр яшь катнашучыга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре язылган белешмәләр һәм зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

Әгъләм Тукмаков – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International