Агымдагы елның 30 июнендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча территориаль бүлеге «Тойма» ҖЧҖ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырды. Еллык техник карауга 7 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Алар барысы да техник карау узу турында таныклык рәвешендә эксплуатациягә рөхсәт алды. Техник карау тәмамлангач, барлык комбайннар да герметиклыкка тикшерү узды. Тикшерү йомгаклары күрсәткәнчә, комбайннарның барлык узеллары һәм агрегатлары дөрес һәм югары дәрәҗәдә көйләнгән. Комбайннарның барлык экипажлары да тулысынча комплектланган һәм тиешле «F» категориясенә ия. Комбайннарның янгынга каршы тәэмин ителеше һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары булуы – тиешле дәрәҗәдә.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.