2025 елның 30 июнендә Кайбыч муниципаль районында АСК оешмалары арасында урып-җыюга әзерлек һәм 2025 елгы туфракны төп эшкәртү буенча урып-җыю техникасы кабул ителде.
Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кергән Комиссия, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхмәтуллин катнашында районның 3 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.
Комиссия эш барышында ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, күчмә ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналары булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча тиешле чаралар үтәлешен бәяләде, ашлык җыю комбайннарының гомуми файдаланудагы юлларда йөрүе мәсьәләләре каралды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде, район буенча уртача – 65,3 балл. Беренче урынны – 69 балл белән «Август-Кайбицы» ҖЧҖ, икенче урынны – 65 балл белән «Туган Як-Агро» ҖЧҖ, өченче урынны 62 балл белән И.Р. Җәләлиев КФХ алды.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.