2025 елның 30 июнендә «ДОСААФ» Мөслим муниципаль берәмлеге базасында «АІ», «В», «С», «D» категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәсендә үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтиханда барлыгы заявка биргән 16 укучының 14е катнашты. Тапшыручыларның гомуми саныннан 2 укучы машина эксплуатациясе буенча сынауны уза алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Имтихан тапшырмаганнар өчен кабат имтихан 7 көннән дә иртәрәк булмаячак.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.