Апас муниципаль районында 2025 елга урып-җыюга әзерлек буенча АСК оешмалары арасында урып-җыю техникасы кабул ителде. Бәяләү комиссиясе Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Гайнуллов җитәкчелегендә эшләде.
Комиссия районның 10 хуҗалыгында булды. Чарада авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.Р.Гайнуллов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге башлыгы урынбасары Р.Р.Идрисов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф. Солтанбәков, шулай ук хуҗалыкларның үз җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «АгроАктив» АХП ҖЧҖ бирелде. Икенче урында – К(Ф)Х Шаһабиев И.Ф., ШЭ Нуриев, өченче урында – «Апас-Мол» ҖЧҖнең Горбунов бүлекчәсе.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.