Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыруга күзәтчелек итү кысаларында районда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре һәм Актаныш районындагы ММЧ вәкилләре белән уртак рейдлары үткәрелде.
Профилактик рейдлар вакытында барлыгы 28 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган 4 хокук бозу буенча административ йогынты чаралары күрелде. 9.3 статья буенча төрле хокук бозулар буенча 3 карар төзелде, техника хуҗасына тракторны техник карау узмыйча гына файдаланган өчен күрсәтмә чыгарылды. Механизаторлар белән урып-җыю чорында техниканы имин эксплуатацияләүне тәэмин итү чаралары буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде.
Уңайсыз һава шартлары аркасында терлек азыгы әзерләү чорының кичектерелүенә бәйле рәвештә хуҗалыкларда хезмәтне имин оештыруны тәэмин итү буенча контроль алдагы чорда да дәвам итәчәк.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.