Янил авылы аграр көллиятендә имтиханнар

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтихан үткәрү графигы нигезендә, Кукмара районының Янил авылы аграр көллиятендә «В», «С», «D», «E», «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.

Имтиханнарга барлыгы 24 кеше кертелде, шуларның 18е уңышлы тапшырды.

Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International