Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек һәм ЮХИДИ уртак рейды үткәрелде

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 26 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрде. ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән лейтенанты Ф.И. Алексеев белән берлектә 5 берәмлек техника тикшерелде. Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде.   Техниканы тикшергәндә кисәтүләр ачыкланмады.

 

Рәйхат Нәфыйков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International