Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек һәм ЮХИДИ уртак рейды үткәрелде

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген, 2025 елның 25 июнендә, эксплуатация вакытында тракторларның һәм башка үзйөрешле техниканың юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен профилактикалау буенча рейд үткәрелде. Чаралар планы нигезендә Лаеш районында ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелек вәкилләренең уртак рейды уздырылды. Рейдта Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Р.Ф.Закиров катнашты.             

 

Рейд вакытында 14 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде. Техник карау узмаган һәм үзләре белән милек хокукын раслый торган документлары булмаган машиналарны эксплуатацияләгән өчен 5 карар төзелде.

             Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International