Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында Чистай муниципаль районында 2025 елның 2 июненнән Чистай районы буенча ЭЭМның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейдлар үткәрелә. Рейд барышында 20 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүне бозган өчен 9.3-7 статья, 19.22 статьяның 1 -1 өлеше буенча 8 административ карар төзелде.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.