Расланган техник карау графигы нигезендә 2025 елның 23 июнендә Дәвеш авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде. Техник карауга 14 берәмлек техника китерелде. Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Шулай ук машина йөртүче-тракторчы таныклыгын алыштыруга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.