Биектау муниципаль районында үзйөрешле техниканы техник карау буенча чаралар дәвам итә

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Агымдагы елның 21 июнендә Биектау районының Биектау авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау узды. Карауга 7 берәмлек техника күрсәтелде.

Тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.  Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International