Азнакай районында үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча профилактик чаралар уза. Бу чарада ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлеге башлыгы һәм Россия Дәүләт автоинспекциясенең Азнакай районы бүлеге хезмәткәрләре катнаша.
2025 елның 20 июнендә үзйөрешле техниканы куллану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында дәүләт техник күзәтчелекнең территориаль бүлеге инспекторы һәм Азнакай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең уртак рейды үткәрелде.
Уртак чаралар вакытында түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде: дәүләт номеры, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы булу. 8 берәмлек үзйөрешле машина һәм башка төр техника тикшерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.