Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан Арча районында 2025 елның 20 июнендә Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд үткәрелде. Рейд барышында 14 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүдә төрле хокук бозулар өчен 4 административ эш кузгатылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.