Лениногорск районында үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү өлкәсендәге бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар уза. Әлеге чарада ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Галимов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре катнаша.
Чаралар техник чараларның әлеге төре катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә һәм тракторчы-механизаторларның травматизмына юл куймау максатыннан техниканы эксплуатацияләгәндә бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Техник документация, тракторчы таныклыгы булу, машиналарның һәм тагылмаларның техник торышка һәм үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләүгә таләпләргә туры килүе тикшерелергә тиеш. Шиннарның һәм тәгәрмәчләрнең торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре һәм башкалар белән тәэмин ителеше тикшерелә.
Агымдагы елның 18 һәм 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Галимов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашында уртак рейдлар үткәрелде. Рейдлар барышында 14 үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде, 2 хокук бозу очрагы ачыкланды, административ материаллар төзелде, гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.