Мөслим муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

2025 елның 20 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Магданов Феликс Мияссәр улы белән уртак рейд үткәрелде. Уртак рейд барышында 9 берәмлек техника тикшерелде.  Эксплуатациягә рөхсәт (техник карау узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булуы, дәүләт теркәү билгеләрен дөрес урынга кую, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу һ.б. тикшерелде.  

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International