Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында имин эксплуатацияләү буенча профилактик рейдлар

2025 елның 20 июне, җомга

Питрәч муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле техниканы куллану процессында хокук бозуларны булдырмау, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм милеккә зыян килүгә юл куймау максатында уртак рейдлар үткәрелә. 2025 елның 9-20 июнендә 3 уртак рейд үткәрелде, алар барышында 12 трактор һәм тагылма тикшерелде. Үзйөрешле машина йөртүчеләрнең теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, техник тикшерү узу, аптечкалар, янгын сүндергечләр булуы һәм файдаланыла торган техниканың төзеклеге тикшерелде. Рейдлар нәтиҗәләре буенча ачыкланган административ хокук бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 4 карар чыгарылды.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International