Балык Бистәсе муниципаль районында үзйөрешле техникадан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм мөлкәткә зыян килүгә юл куймау максатында чаралар үткәрелә. Үзйөрешле машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланучы затларның тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналардан имин файдалануның башка таләпләре тикшерелә. 2025 елның 19 июнендә мондый чара Россия ЭЭМ Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ИДПС белән берлектә полициянең өлкән лейтенанты С.Р.Гыйниятов, Россия ЭЭМ Балык Бистәсе муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ИДПС полиция лейтенанты А.Н.Аскоров тарафыннан Балык Бистәсе районы территориясендә уздырылды. Рейд барышында 10 берәмлектән артык техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча төрле хокук бозулар өчен карарлар чыгарылды. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.